Театр | Театр тарихы


 

Син һәрвакыт юлда... халык белән:

Салкын кышны, эссе җәйләрен.

Рәхмәт сиңа безнең уйны-хисне

Тамашачы белән бәйләдең. 

 

Син һәрвакыт юлда... халык белән,

Тормыш үзәгеннән киләсең,

Син фаҗига булып кайгырасың,

Комедия булып көләсең. 

 

Аксакалдай моңсу, гамьле дә син,

Егетләрчә җитез, яшь тә син.

Шушы килеш гел юлда булыйк,

Олы юлда булыйк, яшьтәшем! 

 

Хәерле юл сиңа – киләчәккә...

Озак карап калам каерылып,

Комедия исеме торып калсын,

Ә фаҗига калсын аерылып. 

 

                       Илдар ЮЗЕЕВ.

 

 

...Үткән гасырның 30 нчы елларында драматург Кәрим Тинчурин матбугатта “Авылларыбызга да театр кирәк” дигән исемләнгән язмалар тарата. Шуннан соң озак та үтми Академия театры базасында яңа бер төркем оештырыла һәм аның җитәкчесе итеп Сәет Булатов билгеләнә. Мәскәү татар театрыннан күчеп кайткан актерлар хисабына яңа төркем тулыландырыла. Баш режиссер  һәм директор итеп  Гали Ильясов билгеләнә һәм данлыклы театр үзенең эшен башлап җибәрә.

 

Беренче спектакль 1933 елның 6 ноябрендә Питрәч районының Шәле авылында узган К.Тинчурин һәм К.Нәҗминең “Булат бабай семьясы” комедиясе була. Шушы көннән башлап коллективның өзлексез гастроль юлы башлана. Бу вакытта Академия театрының күренекле артистлары З.Закиров, Г.Болгарская, Х.Исмәгыйлов, А.Яһүдин, М.Рәхмәтуллина, Г.Гыйматов һ.б. кебек татар сәнгатендә матур эз калдырган шәхесләр эшли башлый. Әлеге чорның  репертуарына күз салсак түбәндәге спектакльләрне күрәбез: Ф.Сәйфи-Казанлы “Зәңгәр алан” (Реж. Г.Ильясов), К.Тинчурин, К.Нәҗми “Булат бабай семьясы” (Реж. Г.Ильясов), А.Зөлкәрнай – “Дала йөрәге” (Реж. М.Илдар), М.Илдар –“Ике система”.

 

Соңрак театр колхоз-совхоз театры итеп үзгәртелә. Башта Балтач район үзәгенә, бер елдан соң Арчага, 1942 елда шәһәр театры дәрәҗәсендә Буага күчерелә. 1944 елның октябрендә Республика дәүләт күчмә театры исеме белән Казанга кайтарыла. Биредә ул 1980 елларга – Дәүләт драма һәм комедия театры итеп үзгәртелгәнгә кадәр шул исемдә йөртелә. 1979 елда театр яңа исемгә лаек була – “Татар дәүләт драма һәм комедия театры” дип йөртелә башлый.  Ә инде 1988 елда театрга татар театрына нигез салучыларның берсе булган драматург, актер, режиссер  Кәрим Тинчурин исеме бирелә.

 

Театрның бик күп еллар үз бинасы булмый. Шуңа күрә коллективка 1950 елларда Казан Кремленең Спас манарасында эшләргә туры килә. Ә инде 1988 елда, ниһаять, Академия театры башка бинага күчкәч, аны Драма һәм комедия театрына бирәләр. Шул вакыттан башлап театр стационар  булып эшли башлый. Тинчурин театрын илебез  тамашачыларына таныткан өлкән һәм урта буын артистлар – Х.Исмәгыйлев, Г.Гыйматов, Б.Галиуллина, М.Рәхмәтуллина, Л.Фарсина, Ф.Фарсин, З.Камалова, Р.Кушловская, М.Шаһидуллина, Г.Нуруллин, С.Исмәгыйлова, М.Хәмзин, З.Досаева, Р.Мифтахов, И.Мәхмүтова, Х.Мәхмүтов, Н.Шәйхетдинов, Х.Шәкүрова, М.Җаббаров, З.Харисов, Т.Зиннуров һ.б.

 

1951 елда театр тормышында мөһим вакыйга була – беренче  тапкыр Татарстан Республикасы территориясеннән ары Урал ягына – Пермь, Свердловск, Чиләбе шәһәрләренә гастрольләргә чыга.

 

Театрда талантлы, профессионал режиссерлар  эшли. 1933-1937 елларда Г.Ильясов, 1937-1946 – Ә.Мәҗитов, 1946-1948 – Г.Йосыпов, 1948-1949 - С.Вәлиев, 1950-1956 – С.Вәлиев-Сульва, 1956-1962 – К.Тумашева, 1963-1985 – Р.Тумашев, 1985-1988 – Р.Батулла, 1988-1991 – Д.Сираҗиев, Р.Әбелмәмбәтов һәм 1993 елдан бүгенге көнгә кадәр РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Заһидуллин Рәшит Муллагали улы.

 

Бөек Ватан сугышы елларында Р.Ишморатның “Кайту”, Т.Гыйззәтнең “Серле казна”, Г.Насыйрыйның “Патриотлар семьясы” һ.б спектакльләре куела. Сугыш тәмамланганнан соң театрда фронттан кайтучылар, төрле коллективлардан килгән актерлар эшли башлый. Алар арасында Ф.Юнысов, М. Шәрипова, М.Хәмзин, М.Шаһидуллина, З.Туишева була.

 

Сугыштан соңгы елларда “Тормыш җыры”, “Күңел дәфтәре”, “Украина далаларында”, “Күңел дәфтәре”, “Сеңелкәш” спектакльләре куела. Режиссер Габдулла Йосыпов сәхнәләштергән  М.Әмирнең “Тормыш җыры” спектакле театрга зур уңыш китерә.

 

1933-1937 елларда театрның беренче директоры булып Гали Ильясов эшли. Аннан соң Әсгат Мәҗит, Габдулла Йосыпов, Салих Вәлиев, Сөләйман Вәлиев-Сульва, Мөхәммәт Хәмзин, Сәит Шәкүров, Мансур Шиһапов, Роберт Әбелмәмбәтов. Ә инде  2002 елдан бүгенге көнгә кадәр  җитәкчелекне үз өстенә көчле энергиягә ия булган, сәләтле Мөсәгыйтов Фәнис Наил улы ала. Ул  актив рәвештә коллективта иҗади һәм җәмәгать эшләрен оештыра, театр бинасын яхшы якка үзгәртер өчен күп көч куя. Төрле төбәкләр, республикалар белән тыгыз элемтәдә торып, татар сәнгатен, татар театрын пропагандалауда зур роль башкара.

 

2007 елда Республика һәм шәһәркүләм масштабта уңышлы гына узган массакүләм мәдәният чаралары һәм акцияләр үткәрүдә театр коллективы Казан шәһәре Мәдәният идарәсенең Мактау кәгазе белән бүләкләнә.

 

Соңгы елларда К.Тинчурин театры үзен югары профессиональ дәрәҗәдә эшләүче коллектив буларак танытты. Репертуарда татар драматурглары белән беррәттән чит ил драматурглары әсәрләре дә бар. Г.Зәйнәшеваның “Гайфи бабай, өйлән давай!”, М.Әмирнең “Гөлшаян”, Т.Миңнуллинның “Яшьлегем юләрлегем”, Л.Вәлиевның “Париж егете Әлфәнис” һ.б. әсәрләре зур уңыш белән уза.  

 

 

 

«Менә килә автомобиль”, 1977 ел,

Сылу – Латыпова Н., Рәисә – Шәкүрова Х.

 

 

“Юл өстендә таш” – 1961 ел,

Рольләрдә Латыпова Н., Хасанова Ф.

 

 

“Урман егете” – 1965 ел.

Латыпова Н., Бизянова Н.

 

 

“Кара йөзләр” 1961 ел

 

 

Ф.Бурнаш “Яшь йөрәкләр”  1940 ел

 

 

 


 

 

“Чүп өстендә чүмәлә”, 1960 ел,

 Л.Назырова, Р.Аминов

 

КУНАКХАНӘ

БЕЗНЕҢ ДУСЛАР